Балалар бакчаларында урыннар

Төбәгебездә «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Хатын-кызларның мәшгульлегенә булышлык итү - өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем алу өчен шартлар тудыру» федераль проекты тормышка ашырыла.

    Россия Президентының 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балаларны ясле-бакчаларда урыннар белән тәэмин итү кирәклеге турында күрсәтмәсен безнең Ульяновск өлкәсе 2015 елның декабрендә үк үтәде инде.

    - 60 меңгә якын бала урыннар белән тәэмин ителде. Хәзер безнең алдыбызда 2021 елга чаклы өч яшькә кадәрге барлык сабыйларны да яслеләргә урнаштыру бурычы тора. Без бу мәсьәләне чишүгә 2012 елда ук керештек. Бүген 230 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында өч яшькә кадәрге нәниләр өчен 315 группа эшләп килә. 2019-2021 елларда өстәмә рәвештә тагын биш меңнән артык урын булдыру бурычы куябыз. Быел ук инде 1 сентябрьгә кадәр 15 мең юнәлтмә биреләчәк, шуларның 12 меңе өч яшькә кадәрге сабыйлар өчен каралган,- диде Губернатор Сергей Морозов.

    Өлкә мәгариф hәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел илкүләм проект кысаларында мәктәпкәчә учреждениелeрдә 740 өстәмә урын булдыру күздә тотыла.

    - Ульяновскиның «Новая жизнь» микрорайонында күпфатирлы торак йортның беренче hәм икенче катларында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы урнашачак. Шулай ук «Искра» микрорайонында hәм Барышта яңа балалар бакчалары төзелә. Ә Николаевка районы Зур Чирекле авылында бассейны да булган балалар бакчасы сафка бастырылачак, анда 120 урынның 40ы өч яшькә кадәрге балалар өчен каралган,- диде өлкә мәгариф hәм фән министры Наталья Семенова.