Һәр гаиләнең үз фаҗигасе

Әйе, hәрбер гаиләнең үз фаҗигасе бар. Безнең илдә Бөек Ватан сугышының михнәт-газапларын, авырлыкларын үз җилкәсендә татымаган бер генә гаилә дә юктыр, мөгаен.

    Кемнеңдер бабасы, әтисе, абыйсы яки энесе фронтта дошманга каршы сугышкан, ә икенчеләренең әбиләре, әниләре, апалары яки сеңелләре тылда Җиңү көнен якынайту өчен тир түккән...

    Мин – гаиләбездә иң кече бала, минем әтием - үз гаиләсендә иң кечесе, ә әнием үзләренең гаиләсендә иң кече булып санала. Минем ике бабам да фронтта фашистларга каршы сугышкан. Бер бабам 1904 елда туган, ә икенчесе - 1914 елгы.

    Узган елда мин Ростов өлкәсенең Миллерово шәhәре тирәсендә «котёл»га эләккән бабамның ачы язмышы турында язган идем. Бу бәрелешне әле «онытылган сугыш» («забытая битва») дип тә атыйлар.

    Куйбышев өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Зеленай авылында туган Каюм бабам Юсупов 1942 елның 14 июлендә бик тә куркыныч урынга - пленга эләгә. Шушы шомлы сүз артында нәрсә яшеренгән булуын бүген без хәтта күз алдына да китерә алмыйбыз.

    Кызыл Армия гаскәрләренең бабамны әсирлектән, ягъни пленнан азат итүләренә 74 ел булды.

    Интернет челтәрендә төрле сайтлар буенча эзләнеп, сугышка бәйле архив документларын өйрәнгәндә бабамның «201124 Yussupоv Kajjum» номерлы шәхси карточкасына тап булдым. Әлеге карточкада русчага тәрҗемә белән немец телендә шактый кызыклы гына мәгълүматлар язылган. Анда бабамның фоторәсеме белән бармак эзләре дә бар. Хәзер гаиләбез архивында бабайның сугыш вакытында төшкән фотосурәте саклана, ә калганнары барысы да сугыштан соңгы елларда төшерелгән. Тоткыннар өчен гадәти фоторәсем, әмма безнең гаиләне уйландырырлык документ бу. Әтием әйтүенчә, бабай бик сирәк була торган ачулы вакытында гына кешелeргe шулай усал итеп, нәфрәт белән карап куйган. Ул үзеннән сорау алып фоторәсемгә төшерүчеләргә дә нәфрәт хисе белән караган булса кирәк. Без үзебез дә аларга нәкъ менә шулай караган булыр идек, дип уйлыйм.

    Ике фоторәсем арасында нибары дүрт ел аерма бар. Әсирлек, ягъни плен сугыш кебек үк беркемне дә аямый, кызганмый шул. Әлеге фотосурәттән күренгәнчә, әсирлек дүрт ел эчендә яшь сугышчыны арыган, тәмам хәлсезләнгән картка әйләндергән дә куйган.

    Пленнан азат иткәннән соң, бабайны бер елга Сталинның төзәтү лагерена ябып куялар, ул Мәскәү янындагы Балашиха станциясендә урнашкан була.

    1946 елның 5 августында төшкән фоторәсемдә ир белән хатынның, бертуган эне белән сеңелнең (сулда - әбием Кадирә, уңда - бабамның апасы Майдә) очрашу мизгеле сурәтләнгән, алар Каюм бабайның хәлен белергә барганнар.         

    Наил ЮСУПОВ,

    Сызрань-Вязовый Гай-Иске Зеленай.