Урта Исәнтимер авылы китапханәсендә файдалы әңгәмә

Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы китапханәчесе җәйге каникулларда ял итүче мәктәп укучылары белән "Иртәгә бөтен мөмкинлекләрдән дә тулысынча файдалану өчен бүген ничек яшәргә" дигән темага кызыклы һәм файдалы әңгәмә үткәрде.

Малайлар һәм кызлар наркотиклар һәм аларның кеше организмына әйтеп бетергесез зур зыян салуы, наркотик кулланучыларның үз куллары белән гомерләрен кыскартулары турында бик күп мәгълүматлар ишеттеләр. Балалар наркотикларның зарары турында китаплар һәм газета-журналлар күргәзмәсе белән дә бик теләп таныштылар.