Г.Тукай әдәби музее сезне көтә!

Г.Тукай әдәби музее казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын музейның яңа, заманча экспозициясе белән танышырга чакыра!

2018 елда Г. Тукай әдәби музеенда төзекләндерү эшләре уздырылды һәм татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тормышына, иҗатына, замандашларына багышланган яңа экспозиция ачылды. Биредә гасырлар чигендәге  татар җәмгыятенең төрле катламнары тормышы, күренекле татар интеллигенциясе вәкилләренең омтылышлары һәм эзләнүләре, ХХ гасыр башында милли үзаң һәм мәдәният үсеше чагылыш таба. Шагыйрьнең аз санда сакланып калган шәхси әйберләреннән торган мемориаль тупланмасы бәһасез мирас булып санала. Музей заллары заманча мультимедиа һәм интерактив инсталляцияләр белән баетылган.

Тәкъдим итәбез:

  1. Музей экспозициясе белән танышу, экскурсия (200 сум 1 кешедән)
  2. Робот-экскурсовод катнашында яңа экспозиция буенча экскурсия (200 сум 1 кешедән)
  3.  “Шамиль йортында чәй” – интерактив программа (200 сум  1 кешедән)
  4. Иске Татар бистәсе буенча җәяүле экскурсия (300 сум 1 кешедән)

Музейның эш сәгатьләре:

Сишәмбе, чәршәмбе, шимбә, якшәмбе  - 10.00 – 18.00

Пәнҗешәмбе – 13.00 – 21.00

Җомга – 10.00 – 17.00

Дүшәмбе – ял

Касса 1 сәгать алдан ябыла

Адрес: 420022, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Г. Тукай ур, 74

Тел.: +7(843)590-86-67, +7(843)590-86-68

                                      WhatsApp: 89274406462

e-mail: muztukay@mail.ru 

сайт:  https://g-tukay.tatmuseum.ru