Иске Үрәнбаш авылына - 320 ел!

16 июньдә Чардаклы районы Иске Үрәнбаш авылында "Кичке Сабантуй" гөрләп узды. Милли бәйрәм авылның 320 еллык юбилеена багышланган иде.

Мәдәният йорты каршындагы мәйданга авыл халкы, Чардаклыда, Үрән, Папау һәм Татар Колмаеры авылларында яшәүче милләттәшләребез җыелган иде. Өлкәннәр рәхәтләнеп, онытылып китеп бай эчтәлекле концерт программасын карадылар, ә балалар һәм яшьләр төрледән-төрле конкурс һәм бәйгеләрдә, спорт ярышларында катнашып осталыкларын күрсәттеләр һәм, әлбәттә инде, призлар алдылар.

Иске Үрәнбаш авылы халкын Чардаклы район хакимияте башлыгы Мария Шпак сәламләде.

"Россия Президенты Владимир Путин һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов авыл территорияләре үсеше программасына зур игътибар бирәләр. Әлеге программа якын арада ук инде авыл җирендә яшәп хезмәт итүчеләр өчен уңай шартлар булдыруны күздә тота",- диде район җитәкчесе.

Чардаклы район хакимиятенең матбугат хезмәте фотосурәтләре