Бирелмәгән гомер ике тапкыр

Бирелмәгән гомер ике тапкыр,

Кабатланыр кебек яши кеше –

Дөнья тәртибенә бәйләнмәгән –

Җирне әйләндерә галәм көче.

Дөнья малын җыя берәү – нәфес

Гүя җиде башлы елан ише.

Асты өскә әйләнсенгә дөнья –

Капма-каршы аңа икенчесе.

Шул бер дөнья, бер җир барыбыз өчен.

Яшен тизлегедәй үтә гомер...

Ялгыш яшәү белән риза түгел?!.

Җаннар төрле...

Шуңа әрни күңел...

Заманага сыешмаган кемнәр,

Язмыш иләгендә иләнгән кем?

Кемгә бу җир бары төкерер өчен,

Бары күмелер өчен, җиткәч бер көн?..

Яши белеп яшәү – акыл күрке.

Җирне әйләндерә галәм көче.

Бирелмәгән гомер ике тапкыр!

Кабатланыр кебек яши кеше...

Гөлсинә Ханәфи

"КУ" 6 (июнь), 2019