Хезмәт ветеранының гомер бәйрәме

Барыш районы Зөя Башы бистәсендә яшәүче сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Мөнирә Әюп кызы Марашова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мөнирә Әюп кызы Марашова озак еллар III нче Интернационал исемендәге фабрикада тырышып, бөтен көчен куеп хезмәт иткән, Раилә һәм Роза исемле ике кыз бала тәрбияләп үстергән.

Хезмәт ветеранын гомер бәйрәме уңаеннан район һәм шәһәр җирлеге хакимият башлыклары котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.