Туган якка кайту
Һәркем, чит җирләрдә яшәп,
Туган ягын сагына.
Мин дә шундый хисләр белән
Кайттым туган авылыма.
Исәнме, туган авылым!
Кендек кан тамган җирем.
Сәламемне кабул ит!- дип,
Мин аңа башым идем.
Авылыма баш идем дә,
Ташты кайнап хисләрем.
Сиздем шунда еллар үтеп,
Олы яшькә җиткәнем.
Исәнме, минем балачак,
Без уйнап йөргән урам.
Шау-гөр килеп үстек анда,
Бер урам тулы олан.
Урам тып-тын, беркем дә юк,
Юк балалар тавышы.
Уртаклаш, дидем, авылым,
Йөрәктәге сагышны.
Хатирәләргә күмелеп,
Уйланып тордым озак.
Туган йортка килеп керсәм,
Ишектә тимер йозак.
Күз алдымда һаман да шул -
Су буенда тал бакча.
Әтием чалгысын кайрап,
Тир түгеп печән чаба.
Әнием яшел чирәмдә
Каз бәбкәләрен карый.
Мин ялантәпи йөгерәм
Дөньяны таный-таный…
Бакчаcы да, чирәме дә -
Элеккечә һәммәсе.
Тик бакчада йөгерешми,
Кычкырмый каз бәбкәсе.
Уйларыма төелдем дә,
Сорау бирдем: кем соң мин?
Кайтаваз килде күк күктән -
Син ятим монда, ятим...
Елларымны саный-саный,
Язмыш белән килештем.
Туган туфракка тезләнеп
Кизләү суларын эчтем.
Рөстәм Арифуллин,
Иске Кулаткы.
"Казан утлары".