Иске Кулаткыда "Яшьләр" паркы ачылды

Иске Кулаткы районы җитәкчелеге эшчеләр бистәсен һәм авылларны төзекләндерү, халыкка яшәү һәм рәхәтләнеп ял итү өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләсенә зур игътибар бирә.

12 июньдә - Россия көнендә район үзәгендә замана таләпләренә туры китереп төзекләндерелгән "Яшьләр" паркы тантаналы рәвештә ачылды. Бу паркта төрле буын кешеләренә - балаларга да, яшьләргә дә, олыларга да ял вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган.

Паркны рәсми рәвештә ачу тантанасында катнашучыларны район хакимияте башлыгы Илдар Магдеев сәламләде. Аннары кулаткылыларны бай эчтәлекле концерт программасы, кызыклы һәм мавыктыргыч күңел ачу чаралары көтә иде.

Р.Дәвәтаев фотосурәтләре.