Губернатор - Филип авылында

Өлкә Губернаторы Сергей Морозов Мәләкәс районына эш сәфәре вакытында Филип авылында да булды.

Быел Филип авылында җирле инициативалар проекты буенча яңа суүткәргеч һәм суэтем башнясы төзү күздә тотыла. Сергей Морозов һәм Мәләкәс район хакимияте башлыгы Сергей Сандрюков торак пунктларда автомобиль юлларын ремонтлау мәсьәләсе турында да сүз алып бардылар.

"Агымдагы елда Мәләкәс районы юлларын ремонтлау һәм төзек хәлдә тоту өчен бүлеп бирелгән финанс средстволары күләмен ике тапкыр арттырдык. Бу акча хисабына Филип авылы, Видный поселогы һәм Мукшы Күле авылының юл участоклары тәртипкә китереләчәк",- дип хәбәр итте Губернатор.