Зифа Кадыйрованың яңа китабы чыкты

Билгеле язучының бу әсәре "Яраларың белән яратырмын..." дип атала.

Роман үзәгендә - үткән гасырның 70-80нче елларында яшәүче Яр Чаллы кешеләре. Буяучы булып эшләгән Асия гаиләсендә бәхетле, ике бала үстерә. Җәйге ялында ул бер атнага туган авылына кайта һәм анда беренче мәхәббәте, тәүге баласының әтисе, заманында аны ташлап киткән Рифат белән очраша.

Китап тормышта ясаган хаталарны кеше үзе төзәтергә тиешлеге турында. Җиңел акыллылык гаилә фаҗигаләренә китерә. Ләкин иртәме-соңмы кешенең күзләре ачыла: ни генә булмасын, бу дөньяда гаиләдән дә кыйммәтлерәк, кадерлерәк нәрсә юк.

Зифа Кадыйрова, башкалары кебек үк, бу китабын да үз исәбенә чыгарган. Бу аның алтынчы әсәре, дип яза "Кызыл таң".