Урта Исәнтимердә мәктәп белән балалар бакчасын берләштерәләр

Бюджет учреждениеләрен берләштерү, ягъни оптимизацияләү эш урыннарын саклап калу hәм финанс проблемаларын хәл итү мөмкинлеге тудырачак.

    Соңгы елларда яшьләр авылдан китү ягын карыйлар. Нәтиҗәдә, салаларда балалар саны кими. Хәзер нибары ике укучы белем алган мәктәпләр hәм тәрбиячеләр саны сабыйлардан күбрәк булган балалар бакчалары бар. Шундый мәгариф учреждениеләренә бәйле проблемаларны киңәшеп хәл итү максатында өлкә Хөкүмәте карамагында махсус комиссия булдырылды. Аңа өлкә Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Екатерина Уба җитәкчелек итә. Әлеге комиссиягә өлкә парламенты депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре, министрлыклар hәм ведомстволар башлыклары керә.

    Өлкә комиссиясенең соңгы утырышында Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы мәктәбе белән балалар бакчасын бергә кушу мәсьәләсе җентекләп тикшерелде. Район мәгариф идарәсе башлыгы раславынча, оптимизацияне ясарга кирәк. Учреждениеләрне берләштергән очракта, педагоглар эшсез калмаячак, ә финанслау мәсьәләсе күпкә нәтиҗәлерәк хәл ителәчәк. «Теремок» балалар бакчасы урта мәктәпнең структуралы бүлекчәсе булып саналачак, дип белдерде мәгариф идарәсе башлыгы Надежда Кудряшова.

    Екатерина Уба белән мәгариф министры Наталья Семенова тәкъдимне тыңладылар hәм аны уңай бәяләделәр. Ике белем бирү учреждениесен бергә кушу мәсьәләсен ахыргача хәл итү өчен «юл картасы» булдырылачак.

    Комиссия карары буенча Ульяновск, Иске Кулаткы hәм Чынлы районнары мәктәпләрендә дә үзгәрешләр көтелә.