6 июль — «Мунчәли укулары»

6 июльдә Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында инде традициягә кергән милли вә дини чара — «Авыл бәйрәме» — «Мунчәли укулары» узачак.

Бәйрәмнең дини өлеше җирле вакыт белән 13 сәгатьтә башлана, ә 18 сәгатьтә барча халыкны татар сәхнәсе йолдызы Ришат Төхвәтуллин концерты көтә.

«Ульяновск шәһәрендә һәм өлкәсендә яшәүче барлык якташларыбызны да «Авыл бәйрәме»нә — «Мунчәли укулары»на чакырабыз. Әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегез нигезе, кендек каныгыз тамган туфрак сезне көтә, кадерле дуслар, авылдашлар»,- ди Чүпрәле район хакимияте башлыгы урынбасары Ильмир Измайлов.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *