6 июль - "Мунчәли укулары"

6 июльдә Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында инде традициягә кергән милли вә дини чара - "Авыл бәйрәме" - "Мунчәли укулары" узачак.

Бәйрәмнең дини өлеше җирле вакыт белән 13 сәгатьтә башлана, ә 18 сәгатьтә барча халыкны татар сәхнәсе йолдызы Ришат Төхвәтуллин концерты көтә.

"Ульяновск шәһәрендә һәм өлкәсендә яшәүче барлык якташларыбызны да "Авыл бәйрәме"нә - "Мунчәли укулары"на чакырабыз. Әби-бабаларыгыз, әти-әниләрегез нигезе, кендек каныгыз тамган туфрак сезне көтә, кадерле дуслар, авылдашлар",- ди Чүпрәле район хакимияте башлыгы урынбасары Ильмир Измайлов.