Ульяновск Россия көнен бәйрәм итә

12 июньдә Ульяновскиның В.И.Ленин hәм Соборная мәйданнарында, экспланадада, Яңа Венец бульварында hәм Н.М.Карамзин скверында Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары гөрләп узды.

    - Россия көне - Ватаныбыз даны hәм аның чәчәк атуы хакына хезмәт куючыларга рәхмәт сүзләре җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек. Ульяновск крае – бөек илнең мөhим өлеше, ул аның язмышын уртаклашып яши. Бүген без регионның даны сүнмәсен, производство, фәнни, иҗади, спорт казанышлары арта барсын өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез. Уртак тырышлык белән без көчле экономика, бай төбәк hәм бәхетле кешеләр турында хыялны чынбарлыкка әверелдерәбез.  Президентыбыз Владимир Путин безнең алдыбызда нәкъ менә шундый бурычлар куя. Регионыбыз территориясендә 120дән артык милләт вәкилләре яши. Безнең көчебез hәм җиңелмәс булуыбызның сере нәкъ менә туганнарча тигезлектән, бер-береңне хөрмәт итүдән hәм күп гасырлык традицияләргә сакчыл мөнәсәбәттән гыйбарәт,- диде өлкә Губернаторы Сергей Морозов.

    Ә Губернатор карамагындагы Милләтләр советы исеменнән чуваш автономиясе рәисе Олег Мустаев сәламләде.               

    - Президент Владимир Путин hәм Губернатор Сергей Морозов тарафыннан зирәк милли сәяcәт үткәрелүе нәтиҗәсендә бездә милләтләр үсеше өчен бөтен шартлар бар. Танылган мәгърифәтче, Россия белән бергә булыгыз, ул сезгә әниегез кебек якын булыр, дигән, шул сүзләрне истә тотыйк,- диде О.Мустаев.

    «Россия, синең көнең!» дип исемләнгән бәйрәм программасы «Әгeр Россия булса, димәк, мин дә булачакмын!» дигән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Аннары милли-мәдәни автономияләр hәм җәмгыятьләр җитәкчеләре үз милләтләренең мәшhүр шәхесләре hәйкәлләре янына чәчәкләр куйдылар. «Заманага буйсынмаучы мода» дип аталган мәйданчык та күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Анда Россия халыкларының милли костюмнары, славян христиан модасының барлыкка килүе тарихы белән танышырга мөмкин иде. Карамзин тыкрыгында «Россиянең бердәмлеге - халыклар дуслыгы» мәйданчыгы эшләде. Ул «Күп милләтле Ульяновск өлкәсенең сәнгате, традицияләре hәм мәдәнияте» темасына багышланган иде.