«Әдәби хәзинә»дә - якташыбыз Сәхаб Урайский иҗаты

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе чакыруы буенча төбәгебездә “Татарстан - Яңа Гасыр” телеканалының «Әдәби хәзинә» тапшыруын әзерләүче иҗат төркеме булып киткән иде. Алар өлкәбезнең Чардаклы hәм Иске Майна  районнарында булып, татар тарихында исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шәхесләр - СССРның, РСФСРның, ТАССРның халык артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, язучы hәм тәрҗемәче Габдулла Шамуков hәм 20 нче гасырның 40-50 нче елларында иҗат иткән фронтовик-шагыйрь Сәхаб Урайский турында ярты сәгатьлек ике тапшыру төшерделәр.

    “Әдәби хәзинә” ташыруының Сәхаб Урайский турында чыгарылышы “ТНВ-Татарстан” каналында 16 июньдә җирле вакыт белән 18.30 сәгатьтә, “ТНВ-Планета” каналында исә шул ук көнне 14.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.

    Иске Кызылсу авылында туып үcкән данлыклы якташыбызның тормыш hәм иҗат юлына багышланган тапшыруны карамый калмагыз!