Фирдәүcә ханым дәресләре

Ишеевка мәчете мөгаллимәсе Фирдәүcә ханым Исхакованың беренче дәресләре бүгенгедәй күз алдымда. Ул фәрештәләрнең канатларына кагылып китүдән курыккан сыман, салмак hәм йомшак кына басып, дәрескә килеп керде дә, безне дин чишмәсе юлыннан акрын гына алып китте.

    Мөгаллимәбез hәр дәрестә Коръәни-Кәримгә hәм Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисләренә таянып, динебез, гыйлем алу кирәклеге hәм гомум кешелек кыйммәтләре турында тәфсилләп аңлатты. Мөселман кешесе гыйлемле, ягъни укымышлы, тугрылыклы, сабыр, мәрхәмәтле, тыйнак, гафу итә белүче, гадел hәм игелекле булырга, беркайчан да тәкәбберләнмәскә тиеш, дип әйтә иде ул. Фирдәүсә ханым безне hәрвакытта да исламдагы әхлак тәрбиясенә - яхшылыкка, тәкъвалыкка, дөреслеккә омтылырга, башкаларга, аеруча да туганнарга, күршеләргә карата уңай мөнәсәбәттә булырга, Раббыбызның әмерләренә буйсынырга, тыелганнардан тыелырга өндәде. Намазларны дөрес итеп, чын ихлас күңел белән укырга өйрәнгәч, ул, Аллаhы Тәгалә Коръәни-Кәримнең “Мөэминүн” сүрәсендә болай дип әйтә: “Намазларын калдырмыйча, вакытында укып баручылар, hичшиксез, Фирдәвес җәннәтенең варислары булыр, алар анда мәңгегә калачак”, дип еш кына исебезгә төшереп торды.

    Фирдәүсә ханым бездән тәҗвид кагыйдәләрен дөрес hәм төгәл итеп yтәүне, сүрәләрне тыныч, басынкы тавыш белән укуны таләп итте. Күркәм тавыш йөрәкне тынычландыра, анда ныклы ышаныч тудыра hәм игътибарлы булырга чакыра, ди ул. Мөгаллимәбез әйтүенчә, тәҗвид кагыйдәләрен яттан өйрәнү генә җитәрлек түгел, аларны гамәли яктан да беркетергә кирәк, ягъни аятьләрдә булган кагыйдәләрне таба белү, аларның гарәпчә исемнәрен әйтеп бирү мәслихәт. Шуңа күрә без дәресләрдә барлык кагыйдәләрне, хәдисләрне, ислам дине нигезләрен бик тырышып үзләштердек hәм имтиханнарыбызны тапшырганда  шактый җиңел булды.

    Хөрмәтле имам-мөхтәсибебез Наил хәзрәт Гизятуллов имтиханнар башланыр алдыннан үзенең эчтәлекле, тирән мәгънәле сүзләре белән, тормыштагы вакыйгаларга бәйләп, вәгазь сөйләде.

    - Әлхәмдyлилләhи шөкер, хәзер Коръән укучылар күбәйде. Иң мөhиме – Коръән аятьләренең мәгънәсен аңларга hәм аларны башкаларга да йөрәккә үтеп керерлек итеп аңлатырга, тәэсирләнә белергә кирәк,- диде хәзрәт.

    Шуңа күрә дини мәҗлесләрдә Коръәнне күп итеп укырга түгел, ә нәрсә укыганыңны аңлата белергә кирәк, чөнки Коръән уку - ваҗиб, ә вәгазь сөйләү - фарыз, бәлки, шул сәбәпле, кайберләр hидаять (туры) юлына басарлар, дин сукмагына, мәчет-мәдрәсәләргә юнәлерләр.

    Коръәннең “Фусилләт” сүрәсенең 41 нче аятендә болай диелә: “Бит ул Коръән бик көчле вә файдалы, мисалы юк бер хак китаптыр. Коръәни-Кәримне, аның хөкемнәрен, вәгазьләрен юкка чыгара торган көч вә куәт дөньяда табылмады hәм табылмас”. Ә “Зәрият” сүрәсенең 56 нчы аятендә: “Җеннәрне hәм кешеләрне Миңа (Аллаhыга) гыйбадәт кылсыннар өчен яралттым”,- дип әйтелгән.

    “Гыйбадәтнең максаты - Аллаhы Тәгаләнең ризалыгын алу hәм Аңа итагать итү, буйсынуга ирешү. Син Коръән яки намаз укыйсыңмы, сәдака бирәсеңме, кешеләргә изгелек итәсеңме - бу гамәлләрне чын вә ихлас күңел белән башкарырга кирәк”,- ди Фирдәүcә ханым.

    Ул безне имтиханнар тапшырганнан соң да бергә hәм бердәм булырга өндәде. Чын мөселманнарча ешрак очрашырга кирәк, чөнки мәчетләр – кешеләр кайгыда да, шатлыкта да очраша торган урын ул, ди мөгаллимәбез.

    Фирдәүсә ханым безне - барча шәкертләрен дә изге айларның берсе булган Рамазан аенда ифтар мәҗлесләре алдыннан Коръәнне хәтем кылырга, ягъни тулысынча укып чыгарга чакырды.

    Имтиханнарны уңышлы тапшырып, тәмле ризыклар белән сыйланганнан соң, Аллаhы Тәгаләдән ошбу ислам дине нигезләрен үзләштерүебезне, гыйлем өйрәнүебезне изге гамәлләрдән кабул итеп, Yзенең чиксез әҗер-савапларын биреп, рәхмәтен иңдерүне сорап дога кылдык.

    Без – шәкертләр, форсаттан файдаланып, мәчет карамагында мәдрәсә булдырган hәм безгә укырга мөмкинлек биргән өчен мөхтәрәм имамыбыз Наил хәзрәткә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Шулай ук безгә белем бирү ниятендә бик күп көч hәм тырышлык куйган Фирдәүсә  ханымга да рәхмәтебез әйтеп бетергесез. Аларга игелекле, саваплы эшләрендә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.

    Җәмилә ХИСАМУТДИНОВА,

    Ишеевка мәдрәсәcе шәкерте.