Мәктәпкә багышланган гомер

Танылган милләттәшебез - Димитровградның беренче «алтын директоры», халык мәгарифе отличнигы, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Хезмәт Кызыл Байрагы hәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, Димитровград шәhәренең Почетлы гражданины Ривгат Рәшит улы Ибраhимов 17 июньдә 90 яшьлек олуг юбилеен каршылый.

    Бөтен гомерен, хезмәт елларын мәгарифкә, балаларга аң-белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган Ривгат Рәшит улының педагогик стажы 60 елдан артык, шуның 30 елын ул үзе төзеткән мәктәптә директор булып эшли, әлеге белем бирү учагын хәзер дә әле Ибраhимовның авторлык мәктәбе дип йөртәләр.

    Уку йортын яңа гына тәмамлаган яшь педагог үзенең хезмәт юлын шәhәрнең беренче санлы урта мәктәбендә гади укытучы сыйфатында башлап җибәрә. Аннары ул бөтен көчен hәм тырышлыгын куеп бишенче номерлы мәктәпне (хәзер университетның күппрофильле лицее дип атала) cалдыра hәм өч дистә ел дәвамында шунда директор, физика укытучысы hәм фәнни-методик эш буенча директор урынбасары хезмәтен бөтен күңелен биреп, җиренә җиткереп башкара.

    - Әгәр укытучы hөнәрен якын итмәсәм, тормышта үз урынымны таба да алмаган булыр идем, мөгаен. Бу профессияне абыем - танылган педагог Рәүф Ваззах улы үрнәгендә сайладым бит. Ул Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, озак еллар Татарстан башкаласы мәктәпләрендә эшләде. Безнең заманда авыл халкы арасында югары белемле кешеләр сирәк очрый иде. Шуңа да карамастан, мин нәкъ менә абыем кебек булырга хыялландым hәм укытучы hөнәрен гомерлек кәсеп итеп сайладым. Хәзер моңа hич кенә дә үкенмим. 62 ел эчендә миңа авыл мәктәбендә балаларга физика heм математика фәннәрен укытырга, Ульяновск өлкә мәгариф идарәсендә инспектор булып эшләргә, Димитровград шәhәр мәгариф идарәсе мөдире вазыйфаларын башкарырга туры килде. Ә 1971 елда, кем әйтмешли, беренче кирпече hәм кадагыннан алып үз кулларым белән төзеткән, педагогик коллективны үзем туплаган мәктәпнең директоры итеп билгеләделәр. Шулай итеп, педагогик эшчәнлек елларында миңа гади укытучыдан башлап зур җитәкче дәрәҗәсенә кадәр күтәрелергә насыйп итте. Минемчә, теләсә нинди җитәкче, шул исәптән мәктәп директоры да кызыклы hәм мавыктыргыч идеяләр белән янарга, уй-ниятләр генераторы булырга hәм тулысынча, бөтен барлыгы белән үз-үзен шушы эшкә багышларга тиеш. Фәкать шул рәвешле генә коллективта яклау табып, уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Безнең мәктәп өлкәдә беренчеләрдән булып кабинет системасы буенча укытуга күчте hәм укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешен мәктәп үсешенең төп нигезе итеп билгеләде. Шулай ук Россиядә беренчеләрдән аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бирүче профильле класслар булдырдык. Аннары лицеебыз, өлкә фәнни-методик үзәге буларак, инновацион проектны тормышка ашыруга кереште. 38 ел эчендә мин 3500 балага физика буенча белем биреп, олы тормыш юлына озаттым. Мин аларның hәркайсының хәленә керергә, hәрберсен аңларга, хата-кимчелекләрен кичерергә тырыша идем. Алар самими күңелле, өмет тулы күзләрен тутырып карап торучы hәм бернинди усаллыгы да булмаган балалар бит, ә без - укытучылар. Педагог югары белемле, зыялы булырга, балаларны hәм үзенең эшен чын ихластан яратырга тиеш. Бөтен заман мөгаллимнәрен дә бер сыйфат, мөhим нәрсә - укытучы хезмәтенә тугрылык берләштерә, бу элек тә шулай булган, хәзер дә нәкъ шулай дәвам итә. Тормыш мине актив булырга өйрәтте, ә язмыш сукмагымда бары тик акыллы hәм кызыклы кешеләр генә очрап торды, аларның күбесеннән үрнәк алып яшәдем. Ышанасызмы, әллә юкмы: иртәгәсе көнгә, киләчәккә hәрвакыт өмет-ышаныч, ягъни оптимизм белән карыйм. Ни әйтсәң дә, якты дөнья гаҗәеп дәрәҗәдә матур, гүзәл бит. Мин гомерем барышында барлык уй-хыялларымның да тормышка ашуы, фидакарь хезмәтем нәтиҗәсендә үз-үземә, гаиләмә, җәмгыятькә файда китерә алуым белән чиксез бәхетлемен,- ди Ривгат Рәшит улы, канәгатьлек хисе кичереп.

    Бик күпләрнең остазы, укытучысы булган Ривгат Рәшит улы - милли җанлы шәхес. Сугыштан соңгы елларда Мәләкәс татар педагогия училищесында гыйлем серләрен үзләштергән мөгаллим бүген шәhәр татар милли-мәдәни автономиясе белән тыгыз элемтәдә тора, бер генә татар чарасыннан да читтә калмый, башына чиккән түбәтәен киеп, Татар теле hәм мәдәнияте көннәренә, Сабантуй бәйрәменә ашыга-ашыга килеп җитә. Димитровградның Г.Тукай исемендәге 22 нче санлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбенә дә аны кунакка еш чакыралар. Ул үзенең искиткеч бай педагогик тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша, яшь белгечләргә төпле, акыллы киңәшләрен бирә.

    Язмыш сукмагында биек үрләр яулаган милләттәшебез үзенең нәсел тамырлары турында да онытмый, әби-бабалары, әти-әнисе туфрагына - Чардаклы районы Абдулла авылына hәрдаим кайтып йөри. Yткән елның көзендә туган авылына багышлап чыгарылган китапны халыкка тәкъдим итү бәйрәмендә дә Ривгат Рәшит улын кадерле, зарыгып көтеп алган кунак сыйфатында каршыладылар. Ривгат абый Ибраhимов - авылыбыз горурлыгы, без аның тормыш hәм хезмәт юлына, кешелекле, ярдәмчел, ачык йөзле, тыйнак булуына бик тә сокланабыз hәм барысы өчен дә рәхмәт әйтәбез, ди Абдулла авылы халкы.

    Тарихта тирән эз калдырып гомер итүче Ривгат Рәшит улы үзенең гомер бәйрәмен - олуг юбилеен сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф белән каршылый. Олы яшькә җитеп тә картаймас өчен актив тормыш рәвеше алып барырга, кешеләргә беркайчан да ачуланмаска, бары тик яхшылык кына теләргә кирәк, ди ул.