Чынлы районы Яңа Тимерчән авылы мәчетенә - 30 ел

Узган шимбә көнне Чынлы районы Яңа Тимерчән авылында мәчет ачылуына 30 ел булуга багышланган зур бәйрәм гөрләп үтте.

Тантанада катнашучыларны район һәм авыл хакимияте вәкилләре, Ульяновск өлкәсенең промышленность һәм эшмәкәрлек үсеше корпорациясе рәисе Руслан Гайнетдинов, өлкә мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте җитәкчеләре сәламләделәр. Алар дини эшләрдә актив катнашучыларга рәхмәт сүзләрен ирештереп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Аннары барча халыкны да бәйрәм табыны көтә иде.

Гөлия Хәйруллова фотосурәтләре