Ульяновскида "Чәк-чәк" кафесы ачылды

Шушы көннәрдә генә Ульяновскиның "Аквамолл" сәүдә үзәгеннән ерак түгел генә, Аблуков урамы 17 нче йорт адресы буенча татар халык ашларын тәкъдим итүче "Чәк-чәк" кафесы ачылды.

"Бүген төшке ашны шунда ашап чыктым. Бик тә тәмле әзерлиләр, бәяләре дә ярыйсы гына. Камыр ризыклары, күпләргә яхшы таныш булган татар халык ашлары күңелемә аеруча хуш килде. Шәһәребездә сыйфатлы милли ашлар белән сыйлаучы шундый кафелар барлыкка килүе чиксез шатландыра",- дип хәбәр итә Ульяновскиның танылган эшмәкәре Руслан Ильясов.