Гүзәл Латыпова өлкә конкурсында җиңде

Үткән шимбә көнне өлкә Губернаторы Сергей Морозов социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тәбрикләп, Рәхмәт хатлары һәм дипломнар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында берничә милләттәшебез дә бар.

Павловка районыннан өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү буенча бүлек мөдире Гүзәл Кәшаф кызы Латыпова һөнәри осталык буенча өлкә конкурсының "Иң яхшы бүлек мөдире" номинациясендә 3 нче урын алып, диплом белән бүләкләнде.