Ульяновскида чувашларның Акатуй бәйрәме

8 июньдә Ульяновск шәһәренең "Җиңү" паркы һәм өлкә ипподромы территориясендә чувашларның традицион милли бәйрәме - Акатуй гөрләп узды.

Милли бердәмлек елы кысаларында оештырылган Акатуйда катнашучыларны өлкә Губернаторы Сергей Морозов сәламләде.

"Менә утыз елга якын инде без Акатуйны өлкә милли бәйрәме буларак үткәрәбез. Ул туган җирендә эшләүче, аны яратучы һәм саклаучы барлык хезмәт сөючән кешеләрне берләштерә. Шуңа күрә Акатуйны "сабан туе" дип атыйлар да инде. Бу бәйрәмне чуваш халкы белән беррәттән, башка милләт вәкилләренең дә билгеләп үтүе аеруча шатландыра. 2019 ел Ульяновск өлкәсендә Милли бердәмлек елы дип игълан ителде. Акатуй ул үзеңнең тарихыңа, үткәнеңә, тамырларыңа күз салу өчен менә дигән мөмкинлек бит. Безнең төбәктә 120 милләт вәкилләре яши. Ульяновск өлкәсе - барлык халыклар да үзара дус булган һәм бер-берсенә ярдәм күрсәткән зур күп милләтле гаилә ул. Күптән түгел генә без мордва халкы вәкилләре белән бергә Шумбратны билгеләп үттек. Тагын бер атнадан татарларның Сабан туена чират җитә. Аннары бергәләп бөек Троицаны каршыларбыз. аны әле Рус каены бәйрәме дип тә атыйлар",- дип белдерде Сергей Морозов.