Барыш районы Калда авылында Сабан туе
8 июньдэ Барыш районы Калда авылында тарихы, тамырлары ерак гасырларга барып тоташкан Сабан туе узды.
Балалар, олылар кызыклы конкурсларда, милли уеннарда катнашып, призлар алдылар. Халыкны район администрациясе башлыгы Александр Терентьев котлады.