Ана капиталы арта

Ана капиталын индекслау 2020 елның 1 гыйнварында ясалачак. Бу хакта Петербургта үткән халыкара экономик форум вакытында журналистларга Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерде.

- Ана капиталын индекслау - бу инде килешенгән мәсьәлә, монда безне барысы да хуплады. 2020 елдан бу сумма 470 мең сум тирәсе булачак, - диде ул.

Мәгълүм булганча, әлеге программа Россия Президенты Владимир Путин указы белән 2007 елдан бирле эшләп килә. Сертификат гаиләдә икенче һәм аннан соң балалар туган очракта бирелә. Хәзерге вакытта ана капиталының суммасы - 453 мең сум.