12 июнь - Россия көне

Кадерле якташлар! Чын күңелдән сезне дәүләтебезнең

иң мөhим бәйрәме белән котлыйм!

    Бу көн халкыбызның бердәм hәм бергә, тупланган булуын, аның бөек Ватаныбызга хөрмәтен hәм мәхәббәтен гәүдәләндерә. Бүген Россия – киләчәккә ышанычлы караучы көчле hәм куәтле ил ул. Безнең дәүләтебез, hичшиксез, әхлаклылык, игелек hәм гаделлек символы булып тора. Без Россиянең күп гасырлык дәүләтчелеге hәм бөек дәүләтебезне булдырган, ныгыткан hәм саклаган күркәм кешеләр буыннары алдында башыбызны иябез. Бергәләп, бар көчебезне берләштереп, таркалу hәм җимерелү алдында торган илдән без дөнья күләмендә танылган супердержава дәрәҗәсенe җитә алдык. Һәм бүген, Россия төрле, Россия бердәм, дигән идея бик тә көчле яңгырый.

    Без Ульяновск өлкәсенең барлык заманнарда да бөек дәүләтебез өчен ышанычлы терәк hәм таяныч булуы белән чиксез горурланабыз. Бөтен ил белән бергә безнең регион да үcеш юлыннан бара. Төбәгебез соңгы берничә ел эчендә генә дә төрле тармакларда зур уңышларга иреште. Кризисны җиңеп, шактый юнәлешләр, шул исәптән промышленность үcеше темплары, федераль hәм халыкара танылу тапкан зур проектларның инициаторы буларак, демография hәм социаль сәясәт буенча Идел буе федераль округында hәм тулаем Россиядә лидерлык позицияләренә чыктык. Нәкъ менә безнең өлкәбездә зур производство кластерлары, шул исәптән дөньякүләм билгеле корпорацияләр белән перспективалы уртак проектларны тормышка ашыручы, шулай ук композитлар hәм МС-21 самолетлары, заманча машиналар, техника hәм приборлар җитештерүче авиация hәм автомобиль кластерлары булдырылды. Россиядә беренче булып саналган порт тибындагы аерым экономик зона, технопарклар, университетлар hәм тулаем белем бирү сферасы, инновацияләр производствосы үсеш юлыннан уңышлы гына атлыйлар. Бүген без фәнгә нигезләнгән технологияләргә аеруча басым ясыйбыз, чөнки киләчәк шуларга бәйле.

    Президентның илкүләм – дәүләт проектлары Ульяновск өлкәсенең hәм тулаем илнең hәрьяклап тизләтелгән үсешенә, тормыш сыйфатының тамырдан яхшыруына көчле этәргеч бирәчәк. Без ун проектны үтәүгә керештек инде, тагын икесен гамәлгә ашырырга әзерләнәбез.

    Кадерле өлкәдә яшәүчеләр! Ихлас йөрәктән безнең бөек, куәтле hәм чиксез яраткан Россиябез көне белән тәбриклим! Сезгә hәм сезнең якыннарыгызга бәхет, ныклы сәламәтлек, уңышлар, гаилә җылысы hәм иминлек телим! Һәм шулай ук безнең Бөек hәм кече Ватаныбыз хакына тырыш, намуслы hәм фидакарь хезмәттә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

    С.И.Морозов,

    Ульяновск өлкәсе Губернаторы.