Пригородный бистәсендә ифтар мәҗлесе

Изге Рамазан аеның соңгы көнендә - 3 июньдә, Пригородный бистәсенең "Белая Лилия" кафесында инде традициягә кергән ифтар узды. Анда шәһәребезнең төрле мәчетләреннән, шулай ук Татарстанның Чүпрәле, Буа һәм Тәтеш районнарыннан вәкилләр - җәмгысе 120 диндәшебез катнашты.

Күркәм чараны оештыручы милләт җанлы имам Дамир хәзрәт Сатдинов иң әүвәл халкыбызның шанлы вә данлы тарихы, телебез һәм динебезнең бүгенге хәле турында җанлы әңгәмә корды. Ул шәһәребездә тернәкләнеп килүче яңа оешмалар - Татарстанның Чүпрәле районы Татар Шатрашаны һәм Мунчәли авыллары якташлар җәмгыятьләре эшчәнлеге белән дә таныштырып үтте.

Аннары өлкә һәм шәһәребез мәчетләре имамнары Коръәни-Кәримнән сүрәләр һәм аятьләр укып, ислам дине кануннары һәм халкыбыз йолалары турында гыйбрәтле вәгазьләр сөйләделәр.

Ә өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны Илдар хаҗи Сафиуллин дистә еллар дәвамында халкыбыз арасында безнең җирлек өчен традицион ислам нигезләре турында аңлату, ягъни дәгъват эшләре алып баручы Дамир хәзрәт Сатдиновка рәхмәтләрен ирештерде.

"Бүген өлкәбездә ислам дине кушканча яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Безгә бары тик бердәмлек, үзара аңлашып эшләү генә җитеп бетми. Нәфесебезне тыярга өйрәнергә, хәрәм һәм бозык нәрсәләрдән ерак булырга, үз-үзебезне тәрбияләргә, йөгәнли белергә кирәк",- диде Илдар хаҗи.

Шәһәребезнең танылган табибы, Россиянең атказанган врачы Сәйдәш Шамсутдинов, Татарстанның Чүпрәле район хакимияте башлыгы урынбасары Ильмир Измайлов, татар автономиясенең Засвияжье район советы рәисе, язучы Шәфикъ Иматдинов, "Өмет" газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов, профессиональ-педагогик колледж директоры Әсхать Рәхимов һәм Сенгилей районы Красный Гуляй бистәсе мәчете имам-хатыйбы Рәмис хәзрәт Залалтдинов күркәм чарага чиксез соклануларын белдереп, мәҗлесне оештыручыларга - Дамир хәзрәт Сатдинов белән кафеның хуҗабикәсе Гүзәл ханым Яруллинага, шулай ук татар байларына рәхмәтләрен белдерделәр.

Хөрмә җимешләре һәм су белән авыз ачып, махсус билгеләнгән урында баш имам-ахун Илдар хаҗи җитәкчелегендә ахшам намазын укыгач, дин кардәшләребезне милли аш-сулардан сыгылып торган ифтар көтә иде.