Мәчеттән - яхшы укучыларга акчалата бүләк

31 майда Ульяновск шәһәренең 10 нчы санлы урта мәктәбендә уку елы тәмамлануга багышланган тантаналы линейкада "Мәдинә" мәчете имам-хатыйбы Ибраһим хәзрәт Ахметов "бик яхшы" билгеләргә генә укыган егет-кызларга акчалата призлар тапшырды.

"Әлеге мәктәпне "бик яхшы" билгеләргә һәм медаль белән тәмамлаучы балалар өчен безнең мәчет акчалата приз булдырды. Мәхәллә халкы бу тәкъдим белән берсүзсез ризалашты, чөнки укуда алдынгы булган һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашкан егетләрнең шактый өлеше мәктәпне бетергәннән соң безнең мәчеткә намазларга йөри башлый. Быел бу мәктәпне 29 бала "бишле"гә бетерде, ә 15 кеше медальгә лаек булды. Акчалата премия турында без аларга өч ай элек хәбәр иткән идек. Бүләк хакында ишеткәч, минем кызым тагын да тырышыбрак укый башлады һәм уку елын "бик яхшы" билгеләргә генә тәмамлады, дип сөйләде бер укучының әтисе. Әлбәттә инде, бу безне чиксез шатландыра",- ди Ибраһим хәзрәт.

Мәктәп директоры Ольга Еремина киләсе уку елында барлык укучыларны да тырышып белем алырга өндәде һәм игелекле эш-гамәлләре өчен мөселманнарга олы рәхмәт сүзләрен ирештерде.