Ишеевка мәчетендә район ифтары

Изге Рамазан аенда Ишеевка бистәсе мәчетендә район ифтары үткәрелде.

Җирле мәхәллә мөселманнары һәм татар эшмәкәрләре ярдәмендә оештырылган авыз ачу мәҗлесендә мөхтәрәм кунаклар - Ульяновск район хакимияте башлыгы Сергей Горячев һәм аның беренче урынбасары Артур Сирачев, район башлыгы Владимир Кузин, Ульяновск өлкәсенең промышленность һәм эшмәкәрлек үсеше корпорациясе җитәкчесе Руслан Гайнетдинов һәм район мәчетләре имам-хатыйблары катнашты. Ифтарга барлыгы ике йөзгә якын ир-ат һәм хатын-кыз килгән иде.

Өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин һәм Ульяновск районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Гизятуллов сәламләү сүзләре белән бай эчтәлекле вәгазьләрен ирештереп, мөселман мәдәнияте, халкыбызның гореф-гадәтләре һәм йолалары үсешенә зур өлеш кертүче милләттәшләребезгә диния нәзарәте белән мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Хөрмә җимешләре һәм су белән авыз ачып ахшам намазын укыганнан соң, барча халыкны ифтар табыны көтә иде. Өстәл артында Илдар хаҗи Рамазан аеның фазыйләтләре һәм гомумкешелек кыйммәтләре турында әңгәмә корды.