Сокланырлык гомер юлы

Бөтен гомерен, хезмәт елларын Татар Колмаерына багышлаган Клара Исмәгыйль кызы Хасянова юбилейлы гомер бәйрәмен каршылый.

Yз гомерендә язмыш сынауларын бик күп үткән, бәхетле мизгелләрне дә җитәрлек татыган хөрмәтле әниебез hәм әбиебез Клара Исмәгыйль кызы Хасянова (Шарипова) 1939 елның 13 июнендә Яңа Малыклы районы Зирекле Куак авылында дөньяга аваз сала. Аның бала вакыты михнәтле, газаплы hәм нужалы сугыш чорына туры килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләре берсеннән-берсе кечкенә алты баласын калдырып, фронтка китә hәм Туган илебез азатлыгы хакына яу кырында батырларча hәлак була. Тол калган әниләре Хөснә әби авырлыкларга бирешмичә, ул-кызларын тәрбияләп үстерә hәм белем биреп олы тормыш юлына бастыра.

Әниебез кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп, аңа ышанып тапшырылган теләсә нинди эш өчен дә җаваплылык хисе тоеп үсә. Нужалы әнисе көне-төне диярлек колхоз кырыннан кайтып керми, шуңа күрә өй hәм йорт эчендәге барлык мәшәкатьләр дә үсмер кыз җилкәсенә төшә. Yз алдына hәрвакытта да зур максатлар куючы, тырыш, булдыклы әниебез авыл мәктәбен уңышлы тәмамлап, Сурское сөт техникумына укырга керә. Яңа гына диплом алган яшь белгеч үзенең хезмәт юлын Татар Колмаеры авылы май заводында башлап җибәрә. Аннары үзен бары тик уңай, яхшы яктан гына күрсәткән әниебезне урта мәктәпнең химия hәм физика кабинетларына лаборант итеп эшкә чакыралар. Озакламый ул язмыш сукмагында үзенең беренче мәхәббәтен - авылның чибәр, тыйнак, эшкә оста егетен - әтиебез Камил Хасяновны очратып кияүгә чыга.

Әниебезгә озак еллар авыл Советында секретарь булып эшләргә насыйп итте. Ул гади халыкны яратуы, якын кyрүе, аларга hәрвакытта да ачык йөз күрсәтүе, ярдәмчел булуы аркасында авылдашларның олы хөрмәтен, ихтирамын hәм абруен казанды. Колмаерлылар киңәш hәм ярдәм сорап көне-төне аның янына ашыктылар, ә ул беркемне дә кире борып чыгармады, хәленнән килгән кадәр булышты, проблемаларны уңай хәл итү юлларын күрсәтте, тиешле документларны язып бирде.

Тынгысыз йөрәкле әниебез лаеклы ялга, ягъни пенсиягә чыккач та өйдә кул кушырып утырмады - шактый вакыт авылның сугыш hәм хезмәт ветераннары советына җитәкчелек итте, өлкән буын вәкилләренең күңелләрен күрү, ялларын оештыру максаты белән төрледән-төрле кызыклы hәм мавыктыргыч чаралар оештырды. Ә күпләр аны үзешчән сәнгать остасы буларак та хәтерлиләр. Ул авыл клубында драма түгәрәге булдырып hәм актив яшьләрне җәлеп итеп, татар язучыларының бик күп әсәрләрен сәхнәгe куйды. Төп рольләрне, әлбәттә инде, үзе оста итеп башкара иде. Спектакльләрнең премьераларына бөтен авыл халкы йөрде.

Әтиебез белән әниебез дус-тату, матур гына яшәп, безне - ике балаларын тәрбияләп үстерделәр. Безнең гаилә авыл халкы өчен hәрвакыт бар яктан да үрнәк булды, ә кунакчыл өебезнең ишекләре ике як туганнар hәм бөтен авылдашлар өчен дә ачык иде.

Буйга әллә ни зур булмаган, тыйнак, ачык йөзле, олы йөрәкле hәм мөлаем әниебез бүген дә безнең өчен терәк hәм таяныч, киңәшче hәм сердәш, туры, хак юлны  күрсәтүче булып яши. Тәрбиясе, ярдәме hәм барлык игелекләре өчен аңа рәхмәтебез әйтеп бетергесез.

Аллаhы Тәгалә газиз әниебезгә hәм яраткан әбиебезгә гыйбадәтле, хәерле озын гомер, исәнлек-саулык, иман байлыгы, безне шатландырып яшәргә, юбилейлы гомер бәйрәмнeрен тагын күп тапкырлар каршыларга насыйп итсен.

    Балалары, кияве, килене, онык-оныкчыклары.