Габитовлар гаиләсенең Затлы туе

Чардаклы районында "Сәламәт яшәү рәвеше һәм сәламәт, бәхетле гаилә өчен" дип аталган агитпоезд эшләде. Әлеге чара күпләргә үрнәк булырлык итеп яшәүче гаиләләрне хөрмәтләү һәм олылауны, аларга рәхмәт сүзләре җиткерүне дә күздә тота.

Районның иң зур татар-мөселман авылы Үрәндә гаҗәеп дәрәҗәдә бәхетле парны - Мидихәт Гаяз улы белән Нәгимә Шәрип кызы Габитовларны зурладылар. Аларның гаилә корып бергә яши башлауларына 70 ел була икән. Бөтен гомерләрен тырыш хезмәткә багышлаган Мидихәт абый белән Нәгимә апа Затлы туйларын билгеләп үтәләр. Әлеге вакыйга уңаеннан аларны өлкәнең ЗАГС агентлыгы белән район хакимияте вәкилләре тәбрикләделәр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

"Яраткан карчыгым белән дус-тату, аңлашып яшәп, дүрт бала тәрбияләп үстердек, хәзер инде сигез оныгыбыз һәм унөч оныкчыгыбыз да бар. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә инанып, биргәненә шөкрана кылып, бала-оныкларыбызның уңышларына, бәхетенә куанып гомер итәбез",- ди Мидихәт ага.