Балалар приютында кунакта

Сенгилей районы Красный Гуляй эшчеләр бистәсенең мөселман мәхәлләсе халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү hәм хәйриячелек эшчәнлеге белән актив рәвештә шөгыльләнә.

Имам-хатыйб Рәмис хәзрәт Шәрипҗан улы Залалтдинов җитәкчелек иткән әлеге мәхәллә бистәдә урнашкан «Ручеек» балалар hәм үсмерләр социаль приюты белән тыгыз элемтәдә тора. Изге вә мөбарәк Ураза гаете көнне дә мәчет вәкилләре бәйрәм намазыннан соң шушы приютка барып, мохтаҗ балаларның күңелләрен күрделәр, аларны күчтәнәчләре белән сыйладылар.

- Рәмис хәзрәт hәм аның ярдәмчеләре безгә hәрвакыт булышaлар, авыр тормыш ситуацияcенә элeккән балалар hәм  әти-әниләре турында кайгыртучанлык күрсәтәләр, аларны реабилитацияләүдә, ягъни тернәкләндерүдә ярдәм итәләр. Безнең балалар үзләре дә мәчет карамагында эшләп килүче мәдрәсәдә кунакта еш булалар. Без поселокның мөселман мәхәлләсенә бик тә рәхмәтлебез,- ди «Ручеек»ның директоры Е.Митулова.

Рәмис хәзрәт социаль приют сабыйларын изге Корбан аенда мәдрәсәдә үткәреләчәк корбан ашына чакырып кунак итәргә ниятли.