Новоспасскоеның "Наилә" мәчетендә ифтар

Изге вә мөбарәк Рамазан аенда Новоспасское район үзәгенең "Наилә" мәчетендә ифтар мәҗлесе узды.

Күренекле татар эшмәкәрләре һәм меценатлар Кәрим Абдулхак улы Аделов белән Шамил Нурфасих улы Хуснутдиновның хәләл малына оештырылган авыз ачу мәҗлесендә район мәчетләренең имам-хатыйблары һәм бистәдә яшәүче дин кардәшләребез катнашты.

Яшь имамнар Коръәни-Кәримнән аятьләр һәм сүрәләр укыганнан соң, өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин Рамазан-шәриф аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде. Ул Новоспасское җирендә традицион исламны үстерүгә, халкыбызның бердәмлеген ныгытуга зур өлеш кертүче, бу максатта бик күп малын сарыф итүче данлыклы меценат Кәрим Абдулхак улы Аделовка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

"Кәрим кардәшебез сокланырлык, күпләргә үрнәк булырлык эшләр башкара. Аның ярдәме белән мәчет һәм мәдрәсәләр төзелде, хәзер ул аларны тотуга бәйле чыгымнарны үз өстенә алды" ,- диде Илдар хаҗи.

Шәрәфле кунаклар - район администрациясе башлыгы Александр Михайлович Горбунов, район депутатлар Советы рәисе урынбасары Анатолий Николаевич Никишечкин һәм Россия Федерациясенең атказанган врачы, өлкәнең Почетлы гражданины Геннадий Александрович Долгов район мөселманнарының һәрвакыт бергә һәм бердәм булулары турында соклану хисе белән сөйләделәр һәм изге эш-гамәлләрендә уңышлар теләделәр.

Хөрмә җимеше һәм су белән авыз ачып, Илдар хаҗи җитәкчелегендә ахшам намазын укыганнан соң, барча халыкны да татар халык ашларыннан әзерләнгән мул табын көтә иде.