Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Ураза гаете белән котлавы

Мөхтәрәм дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Ел әйләнәсендә зарыгып көткән изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. Шушы айда без кояш чыкканнан кояш баеганчыга кадәр сый-нигъмәтләрдән, кешеләргә карата начар мөгамәләдән һәм рөхсәт ителмәгән башка эш-гамәлләрдән тыелып тордык, кичләрен якыннар белән мул табыннар артында ифтар кылдык. Инде менә бүген бөтен мөселман өммәте Ураза гаетен бәйрәм итә.

Пәйгамбәребез с.г.в: «Әгәр дә кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе рамазан ае булуны теләрләр иде», — диде. Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, биргән сәдакаларыбыз Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булсын, уразаларыбыз өчен әҗер-савапларны ел дәвамында күрергә насыйп итсен. Рамазан аенда башланган игелекле гамәлләребезне, изге ай тәмамлангач та дәвам итик, гөнаһлы гамәлләрдән, яман гадәтләрдән саклансак иде.

Кадерле дин кардәшләр! Ураза гаете мөбарәк булсын! Аллаһы Тәгалә илләребезгә, гаиләләребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, һәрбарчабызга да хәерле гомерләр насыйп кылсын.

Ихтирам белән,

ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли шура рәисе                                                              В.Г. Шәйхразиев