Губернатор мөселманнарны бәйрәм белән котлады

Бүген, 4 июньдә, Ульяновск өлкәсе мөселманнары изге вә мөбарәк Ураза бәйрәмен зурдан кубып билгеләп үттеләр. Меңләгән дин кардәшебез иртә таңнан мәчетләргә җыелып вәгазь һәм хотбә тыңлау, җәмәгать белән бергә гает намазын уку бәхетенә иреште.

Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчетенә дә бәйрәм уңаеннан бер меңнән артык мөселман килгән иде. Алар иртәнге намазны күмәкләшеп укыганнан соң, бөтен күңелләрен биреп Коръәни-Кәримнән сүрәләр һәм аятьләр тыңладылар, тәкбир әйттеләр. Аннары мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның бәйрәм вәгазен ирештерде.

Бәйрәм намазында катнашучыларны Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов сәламләде. Ул халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә зур эш алып барулары һәм хәйриячелек белән актив рәвештә шөгыльләнүләре өчен диния нәзарәтенә, барча мөселманнарга рәхмәт сүзләрен җиткереп, Раббыбызны, Туган илебезне һәм кече Ватаныбызны чын ихластан яратып яшәргә өндәде. Төбәгебез җитәкчесе бәйрәм уңаеннан нәзарәткә "Аятел-Көрси" сүрәсе язылган шамаил бүләк итте.

Дин кардәшләребезне Ульяновск шәһәре башлыгы Сергей Панчин да котлады. Ул мөселман җәмәгатьчелеген бердәм булырга, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулыкны күз карасыдай сакларга чакырды.

Тәбрикләү сүзләре тәмамланганнан соң, диндәшләребез өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны Илдар хаҗи Сафиуллин җитәкчелегендә гает намазын укыдылар һәм хотбә тыңладылар.

Дини чара Рөстәм хәзрәтнең Коръәннән сүрә укуы һәм төбәгебез мөселманнары лидеры Илдар хаҗиның барча әрвахларның рухлары шат, ил-көннәребезнең тыныч, имин булуын теләп дога кылдыруы белән төгәлләнде.