Солтан Ибраев - беренче урында

Ульяновск шәһәрендә дзюдо буенча өлкә турниры узды. Бәйге танылган спортчы В.Н.Терёшин истәлегенә багышланган иде.

Анда Радищево районыннан РФнең атказанган тренеры Александр Григорьевич Гусевның искиткеч сәләтле укучысы Солтан Ибраев беренче урын алу бәхетенә иреште. 2008-2009 елгы малайлар арасында Солтанга тиңнәр табылмады, дип хәбәр итә район хакимиятенең матбугат хезмәте.