Карсунда район ифтары

Карсун бистәсенең "Корсунъ" кафесында район ифтары узды. Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Yзәк диния нәзарәте һәм эшмәкәрләр тарафыннан оештырылган авыз ачу мәҗлесендә җиде йөздән артык мөселман кардәшебез катнашты.

Таҗикстаннан килгән хафиз Бәрәкәтуллаh чараны Коръән аятьләре уку белән башлап җибәрде. Аннары Үзәк диния нәзарәте мөфтие Мөхәммәд хәзрәт Байбиков изге Рамазан аенда ифтарлар уздырып, ураза тотучыларны һәм мохтаҗларны тукландыруның әҗер-саваплары турында вәгазен җиткерде. Ул мөселманнарның гозер-үтенечләренә карата һәрвакыт игътибарлы булуы, администрациянең дини оешмалар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итүе өчен район хакимияте башлыгы Владимир Чубаровка рәхмәт сүзләрен ирештерде. Ә район җитәкчесе мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләренең районның иҗтимагый-экономик үсешенә зур өлеш кертүләре, күркәм традицияләрне буыннан-буынга тапшырулары һәм олы буын кешеләренә олы хөрмәт күрсәтүләре турында сокланып сөйләде. Карсун районы мөхтәсибе Наил хәзрәт Идиатулловның чыгышы да гаҗәеп бай эчтәлекле иде. Барлык кунакларга да бүләкләр таратканнан соң, дин кардәшләребез хөрмә җимешләре һәм су белән авыз ачып, хәләл сый-нигъмәтләр белән тәгамләнделәр. Аннары мөселманнарны төрле төстәге искиткеч матур салют һәм мәчеттә тәравих намазы көтә иде.