Зур Чирекленең "Кояшчык" лагеренда бик тә күңелле
Николаевка районы Зур Чирекле урта мәктәбе карамагында быел да "Солнышко" - "Кояшчык" дип исемләнгән балаларны җәйге сәламәтләндерү лагеры эшли.
Анда көн саен йөрүче малайлар һәм кызлар төрле конкурслар һәм викториналарда, табигать кочагына кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсияләрдә, спорт ярышларында һәм акцияләрдә катнашалар.