ӨЛКӘ ИФТАРЫНДА 3 меңнән артык дин кардәшебез катнашты

1 июньдә Ульяновск шәһәренең иң зур спорт сараенда – “Волга-Спорт-Арена”да өлкә ифтары узды. Өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте һәм “Сембер” бизнес-клубы тарафыннан быел инде унберенче тапкыр оештырылган күркәм мәҗлестә шәһәрнең төрле почмакларыннан һәм барлык авыл районнарыннан җыелган өч меңнән артык мөселман кардәшебез катнашты.

Өлкә ифтары региональ диния нәзарәте баш казые, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләймановның мәҗлеснең кабуллардан булуын, ил-көннәребезгә тынычлык һәм иминлек теләп дога кылдыруы белән башланды. Диния нәзарәте белән бизнес-клубның күпкырлы хәйриячелек эшчәнлеге турында видеоязманы караганнан соң, яшь имамнар Коръәни-Кәримнән сүрәләр укыдылар, ә ерак Дагыстаннан килгән дин кардәшләребез ифрат та гыйбрәтле нәшидләрне яңгыраттылар. Казан кунагы Ильяс Халиков башкаруындагы дини эчтәлектәге мөнәҗәтләр дә бик күпләрне яшәү мәгънәсе, дин юлыннан атлау кирәклеге турында уйланырга мәҗбүр иткәндер, мөгаен.

Ахшам намазын уку вакыты керүен белдереп азан әйткәннән соң, дин кардәшләребез шифалы “Зәм-зәм” суы белән күмәкләшеп авыз ачтылар. Аннары өч меңнән артык кеше махсус билгеләнгән урында өлкәбезнең баш имам-ахуны Илдар хаҗи җитәкчелегендә ахшам намазын укыды.

Намаз тәмамлангач, барча халыкны да ифтар табыны көтә иде. Алар күпсанлы волонтерлар тырышлыгы белән әзерләнгән уңайлы өстәлләр артына утырып телеңне йотарлык тәмле итле пылау, өчпочмаклар, җиләк-җимешләр һәм башка ризыклар белән сыйландылар.

Өлкә ифтарында катнашучыларны беренче булып Губернатор Сергей Морозов сәламләде. Ул әлеге күркәм чараны оештыру максатында бик күп көч һәм тырышлык куйган өчен региональ диния нәзарәте белән бизнес-клубка рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“Бүген Ульяновск өлкәсе территориясендә 130 мәчет эшләп килә, тагын 6 мөселман гыйбадәтханәсе төзелә. Бу зур чара төбәкнең мөселман җәмәгатьчелегендә һәм тулаем өлкәбездә хөкем сөргән бердәмлек, игелек һәм үзара аңлашып, тату яшәүнең ачык үрнәге булып тора. Милләтләр һәм диннәр арасындагы дуслык күптән инде безнең якның визит карточкасына әверелде. Сембер-Ульяновск җирендә йөздән артык милләт вәкиллләре гасырлар буе килешеп яшиләр. Диннәр һәм мәдәниятләрдә аерма булуына да карамастан, алар шушы тынычлыкны күз карасыдай саклыйлар. Бөек Россия һәм кече Ватаныбыз язмышында актив катнашулары, яшьләрне тәрбияләүгә, җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә зур өлеш кертүләре, милли традицияләр, телләр һәм мәдәниятләрне саклап калуда, фәкыйрьлек белән көрәштә ярдәмнәре, аз тәэмин ителгән кешеләр турында кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен Ульяновск өлкәсендә яшәүче барча мәселманнарга да рәхмәтемне белдерәм”,- диде Сергей Морозов.

Аннары Губернатор өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны Илдар хаҗи Сафиуллинны Ульяновск өлкәсенең Халыклар дуслыгы медале белән бүләкләде. Мөхтәрәм дин әһеленең милләтара дуслыкны ныгытуга, традицион исламны җәелдерүгә зур өлеш кертүе өлкә җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде. Ә шәһәребезнең “Ак мәчет” мәхәлләсе рәисе Миннерәфик хәзрәт Каримуллинга Губернаторның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Төбәгебез җитәкчесе шулай ук “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйриячелек акциясе кысаларында 1 сентябрьдә беренче сыйныфка барырга җыенучы дистәдән артык татар-мөселман баласына мәктәп кирәк-яраклары белән тутырылган букчалар тапшырды. Ә күп балалы гаиләләрне Губернатор акчалата сертификатлар белән шатландырды.

Өлкә мөселманнарының баш имам-ахуны Илдар хаҗи шундый зур күләмле чараны оештыруда һәрьяклап булышлык күрсәткән өчен Губернатор Сергей Морозовка рәхмәтен җиткерде. Әгәр сезнең тарафтан сәяси ихтыяр булмаса, без мөселманнарны ел саен болай җыя алмас идек, диде ул. Ә өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Артур Котельников халыкны рухи-әхлакый яктан тәрбияләү, җәмгыятьтә тотрыклылыкны ныгыту юнәлешендә бәһасез эш алып барган өчен мөхтәрәм дин әһелләренә һәм барча мөселманнарга олы рәхмәтен юллады.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закировның чыгышы да гыйбрәтле яңгырады.

“Ульяновск өлкәсе һәрвакыт алдынгылар сафында атлый, уңай яктан бик күпләргә үрнәк күрсәтә. 3 мең кеше җыеп өлкәкүләм ифтарны сирәк регионнар гына үткәрә ала. Бу – диния нәзарәтенең татар эшмәкәрләре һәм хакимият органнары, аерым алганда, татар-мөселманнарның якын, тугрылыклы, ышанычлы дусты булган Губернатор Сергей Иванович Морозов белән уртак тел табып, кулга-кул тотынышып эшләве нәтиҗәсе. Милли мәдәният ягыннан да мактауга лаек, сокланырлык эшләр башкарасыз. Ульяновск Татар мәдәният үзәгенең яхшы даны күптән инде еракларга таралды”,- диде Ринат Закиров.

Ә "Сембер" вәкиле Фәрит Аюпов бизнес-клубның игелекле эш-гамәлләре белән таныштырып үтте һәм менә унбиш елдан артык инде ана теле, татар мәдәнияте, ислам дине үсешенә һәрьяклап ярдәм күрсәтүе өчен Губернаторга рәхмәт әйтте.

Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның кайнар сәламен ирештереп, региональ диния нәзарәте белән татар милли-мәдәни автономиясенең халкыбызның милли үзаңын уяту юнәлешендә бихисап эшләре турында соклану һәм горурлык хисе белән сөйләде.

Авыз ачу мәҗлесе Аллаһы Тәгаләдән изге Рамазан аенда тоткан уразаларны, үткәргән ифтарларны, укыган тәравих намазларын, игелекле эш-гамәлләрне кабул итүен сорап дога кылу белән тәмамланды.