2018 елда Салават - үз тырышлыгы белән, Раил Садриев хатыны хисабына баеган

Бер чыгышы өчен 500 мең сум алучы Салават Фәтхетдинов былтыр 3,4 млн сум акча эшләгән. Буа театры җитәкчесе Раил Садриев 2 млн сум күрсәткән, ә аның хатыны 6 млн сум эшләгән.

"Реальное время" Татарстан мәдәният хезмәткәрләренең керем декларацияләренә нигезләнеп, үз рейтингын булдырган. 

Җырчы Салават былтыр 3,4 млн сум акча эшләгән. Бу аның хатыны, "Салават" яшьләр театры җитәкчесе Ләйсән Фәтхетдинова декларациясеннән күренә. Салаватның кереме бераз арткан. Бер чыгыш өчен 600 мең - 1 млн сум алучы җырчы 2016 елда - 628 мең сум, ә 2017 елда 1 млн сум гына эшләве турында белдергән иде. Кризис узган, 2018 елда Салават 3,4 млн акча эшли алган. Хатыны Ләйсән 2,7 млн сум эшләгән. Гаиләнең рәсми кереме 2,5 тапкырга арткан һәм 6,2 млн сум тәшкил иткән. Бу - рейтингның җиденче баскычы.  

Буа театры директоры Раил Садриевның тормыш иптәше төп акча табучы икән. Садриев үзе былтыр 2 млн сум, ә хатыны 6 млн сум эшләгән. Эльмира Садриева - шәхси эшмәкәр, дип хәбәр итә “Матбугат.ру”.