Губернатор Димитровградның 22 нче татар мәктәбендә булды

31 майда өлкә Губернаторы Сергей Морозов Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче санлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбендә булды.

Тәбәгебез җитәкчесе милли мәгариф учагында физик культура белән шөгыльләнү өчен спорт комплексы төзү мәсьәләсен карады. Хәзерге вакытта белем бирү учреждениесе территориясендә спорт залы юк, шуңа күрә башлангыч классларда физкультура дәресләре актлар залында үткәрелә, ә өлкән сыйныф укучылары "Победа" физкультура-сәламәтләндерү комплексына йөрергә мәҗбүр.

Мәктәп директоры Мөнирә Джумаева киңәшмәдә катнашучыларны булачак спорт комплексының проекты белән таныштырып үтте. Мәктәп бинасын һәм йортын карап чыкканнан соң, Губернатор өлкә мәгариф һәм фән министрлыгына өлкә спорт һәм физик культура министрлыгы, шәһәр хакимияте белән берлектә мәктәпләр карамагында спорт объектлары төзү тәҗрибәсен өйрәнергә һәм якын арада тәкъдимнәр кертергә кушты.

Шулай ук мәктәп территориясендә урнашкан һәм моңа кадәр файдаланылмаган бина бүлмәләрендә капиталь ремонт ясап, балаларга өстәмә белем бирү өчен мөмкинлекләр булдыру күздә тотыла.

Ольга Платонова фотосурәтләре