Рафаил АЛЕЕВ: «Димитровград татар автономиясе күркәм эшләре белән танылды»

Бүген бездә кунак бар: Рафаил Хәмит улы Алеев - Димитровград шәhәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисеУл 1960 елның 20 декабрендә туган. Мәләкәс авыл хуҗалыгы техникумын hәм Самара гуманитар академиясен, Саратов дәүләт хезмәте академиясен тәмамлаган. Һөнәре буенча - юрист hәм менеджер, дәүләт hәм муниципаль хезмәт белгече. Берничә тапкыр Димитровград шәhәр Советына hәм Мәләкәс район Советына депутат булып сайланган. 2006-2018 елларда Мәләкәс районының Н.К.Крупская исемендәге авыл хуҗалыгы производство кооперативында юрисконсульт булып эшләгән. Өйләнгән, өч баласы бар.

    - Рафаил Хәмитович, Сез күпләргә Димитровград татар автономиясенең чишмә башында торучыларның берсе буларак билгеле.

    - 1997 елда «Милли-мәдәни автономияләр турында» федераль закон кабул иткәннән соң, өлкә Законнар чыгару Җыелышының беренче чакырылыш депутаты Габдулхак Абдулла улы Мурзаханов белән берлектә җирле автономия оештыру максатында документлар әзерләүгә керештек. Ул вакытта шәhәр мэры булып эшләгән Владимир Алексеевич Паршин бу мәсьәләдә безгә бик нык ярдәм итте. 1998 елның көзендә узган конференциядә шәhәр татар милли-мәдәни автономиясен булдыру турында карар кабул ителде, аның рәисе итеп Россиянең атказанган укытучысы Роза Шәмәрдән кызы Әхмәтҗанованы сайлап куйдык. Аннары аның эшен Риваль Гаяз улы Идрисов белән Фәрид Фәссыйх улы Халиуллин уңышлы дәвам иттеләр. Аларның барысына да hәм шулай ук оешмабызның тынгысыз йөрәкле активистларына зур рәхмәт әйтәсе килә.

    - Быелның март аенда Сезне шәhәр автономиясе җитәкчесе итеп сайладылар. Яңа вазыйфада эшне нәрсәдән башлап җибәрдегез?

    - Егерме ел буе гаҗәеп матур, нәтиҗәле итеп алып барылган эшне бүген дәвам итәргә тырышам, дип әйтү дөресрәк булыр. Безнең оешма власть органнары, татар бизнесменнары hәм халкыбыз язмышына битараф булмаган милләттәшләребез ярдәменә таянып, ел саен Татар теле hәм мәдәнияте көннәре, Сабантуй бәйрәме, төрле очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр оештыра, җирле язучыларның китапларын нәшер итү чарасын күрә, талантлы яшьләргә hәм, әлбәттә инде, Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәпкә hәрьяклап булыша. Күптән түгел генә шул мәктәп базасында «Умырзая» дип исемләнгән балалар иҗат конкурсын үткәрдек, анда 130 талантлы сабый җыр-биюгә үзенең осталыгын күрсәтте. Ә «Уйнагыз, гармуннар!» районара фестивалендә Яңа Малыклы, Мәләкәс, Чардаклы районнары hәм Димитровград шәhәре гармунчылары катнашты. Татарча көрәш буенча Бөтенроссия турниры да югары дәрәҗәдә узды, анда 12 регион батырлары бил алыштылар, җиңүчеләргә Россиянең спорт мастеры дигән исем бирелде. Җәмигъ мәчете hәм бизнесменнарыбыз белән берлектә «Времена года» кафесында быел да зур ифтар оештырдык. Мәҗлескә өлкә Губернаторы Сергей Иванович Морозов килгән иде. Ул мохтаҗ кешеләргә электрдан эшли торган коляска hәм компьютер юнәтү өчен сертификатлар тапшырды. Төбәгебез башлыгы Г.Тукай исемендәге 22 нче мәктәпкә пристрой рәвешендә спорт залы төзү мәсьәләсен дә көн тәртибенә куйды. Хәзер өлкә мәгариф hәм фән министрлыгы бу проблеманы чишү юлларын эзли. Бүген бөтен көчебезне hәм тырышлыгыбызны куеп шәhәр Сабан туена әзерләнәбез. Татарстанның Аксубай районы делегациясе, hәрвакыттагыча, зур hәм бай эчтәлекле программа белән килергә җыена. Шәhәр администрациясе быел да милли бәйрәмне үткәрү өчен 90 мең сум күләмендә акчалата грант бүлеп бирде. Сүз уңаеннан, шәhәр башлыгы вазыйфаларын башкаручы Юрий Васильевич Черноусов ифтар мәҗлесендә чыгыш ясап, автономия hәм дини оешма эшчәнлегенә бөтен яктан да булышлык күрсәтергә ышандырды.

    - Автономия шәhәрдә эшләп килүче башка милли оешмалар белән хезмәттәшлек итәдер бит?

    - Димитровград шәhәре башлыгы карамагында шактый вакыт инде милли мәсьәләләр буенча Совет эшләп килә. Анда закон нигезендә теркәлгән барлык милли-мәдәни автономияләр hәм җәмгыятьләр җитәкчеләре керә. Без шушы Совет утырышларында ай саен очрашабыз, аралашабыз hәм үзебезне борчыган мәсьәләләр турында уртага салып сөйлибез. Советның соңгы утырышы Юрий Васильевич Черноусов рәислегендә узды. Анда шәhәребездә Халыклар дуслыгы йорты ачып җибәрүгә бәйле проблемалар каралды. Әлеге йортны урнаштыру өчен бина табылгач, татар автономиясенең үзешчән театры, хатын-кызлар оешмасы өчен аерым бүлмә бүлеп биреләчәк. Утырышта шулай ук 12 июнь - Россия көненә hәм Шәhәр көненә әзерләнү мәсьәләсе турында да фикер алыштык. Бу бәйрәмдә, hәрвакыттагыча, безнең автономиянең үз милли утары - подворьесы булачак. Анда шәhәребез халкын  милли мәдәниятебез, костюмнарыбыз белән таныштырырга, аш-суларыбыз белән сыйларга җыенабыз. Әлбәттә инде, мордваларның Шумбратына, чувашларның Акатуена, русларның Троицасына, украин, әрмән hәм әзәрбәйҗан җәмгыятьләре үткәргән бәйрәмнәргә дә бик теләп йөрибез hәм киң күңелле дусларыбызның шатлыгын уртаклашып, рәхәтләнеп ял итәбез. Ә 16 июнь көнне алар барысы да бергә җыелышып безнең Сабантуйга килергә ниятлиләр. Кунакчыл Мәләкәс җирендә менә шулай дус-тату, үзара аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп, төрле халыкларның милли мәдәниятләрен өйрәнеп hәм баетып яшибез.                           

 Әңгәмәдәш - Исхак ХӘЛИМОВ.