Татарстан Фәннәр академиясе президенты Ульяновскида укыган

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Саләхов Мәкъзүм Хәлимулла улы Ульяновскиның 1 нче санлы гимназиясен тәмамлаган. 


Мәкъзүм Хәлимулла улы 1951 елда туган. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы (2004), физика-математика фәннәре докторы, профессор. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе. Казан Федераль университеты Президенты.

Ул 1968 елда Ульяновск шәһәренең 1 нче урта мәктәбен - гимназиясен алтын медаль белән тәмамлап Казан дәүләт университетының физика факультетына укырга кергән. Университетны 1973 елда кызыл дипломга тәмамлаган. Студент вакытында һәм аспирантурада укыганда  Ленин стипендиясенә лаек булган. 1977 елда М.Х. Саләхов атомнар спектроскописе һәм плазма диагностикасы проблемасы буенча кандидатлык диссертациясен яклаган. 1976 елда оптика һәм спектроскопия кафедрасында эшли  башлаган (2006 елдан – оптика һәм нанофотоника кафедрасы): кече фәнни хезмәткәр, өлкән һәнни хезмәткәр, доцент, профессор (1993), 1991 елдан башлап кафедра мөдире. 1992 елда физика-математика фәннәре буенча докторлык диссертациясен яклаган.

М.Х. Саләхов – Казан федераль университетының иң нәтиҗәле булган «Атомнар һәм молекулалар физикасы» диеп аталган фәнни юнәлешне җитәкли. Ул җитәкләгән фәнни мәктәп 2006 елдан башлап Россия Федерациясенең  фән, технологияләр һәм техниканың приоритетлы юнәлешләрен үстерү буенча алдынгы фәнни мәктәпләр арасындагы конкурсларда җиңеп чыга.

М.Х. Саләхов Казан дәүләт университеты өчен яңа булган нанофотоника буенча фәнни юнәлешне үстерүчеләрнең берсе булды.

М.Х. Саләхов күп кенә илләрдә лекцияләр һәм фәнни докладлар белән чыгышлар ясады. Аның 350 дән артык фәнни эше, 3 монографиясе һәм 80 уку-укыту әсбабы бар. Аның җитәкчелеге астында 12 кандидатлык һәм 3 докторлык диссертациясе якланды. 2004 елда аны Татарстан фәннәр академиясенең академигы итеп сайлыйлар һәм ул Академиянең Президиум әгъзасы була. 2010 елда Татарстан Республикасының  фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

1997 елдан башлап аның җитәкчелеге белән ел саен «Когерентнлы оптика һәм оптик спектроскопия» исемле халыкара фәнни мәктәпләр оештырыла. Ул «Атомнар һәм молекулалар физикасы» юнәлеше буенча магистратураны җитәкли, 1996 елдан башлап –  «Оптика» исемле диссертацион советның әгъзасы һәм  05.13.18-математик моделләү, хисаплау ысуллары һәм программалар комплексы юнәлеше буенча махсус докторлык советының рәисе.

2001-2002 елларда М.Х. Саләхов Казан дәүләт университетының ректор урынбасары булып эшләде, ә 2002 елның 3 апрелендә ректор итеп сайланды. 2007 елда М.Х. Саләхов яңадан ректор итеп сайланды һәм 2010 елның маена кадәр бу вазифаларны башкарды.

М.Х. Саләхов "Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе", "Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе", "Казан университетының атказанган профессоры" исемнәренә лаек булды. М. Ломоносов исемендәге орден, Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хатлары, "Данлы хезмәт өчен" исемле медаль белән бүләкләнде. 

Аның җитәкчелеге белән Казан дәүләт университеты нигезендә федераль университет төзү идеясе тормышка ашырылды, Казан федераль университеты үсеш программасының Концепциясе һәм Проекты эшләнелде.

2010 елның 27 маенда Казан федераль университетының гыйльми совет утырышында М.Х. Саләхов Казан федераль университеты президенты итеп сайланды.

2014 елдан башлап Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе Президенты, дип хәбәр итә Академиянең матбугат хезмәте.