Самарада Бөтендөнья "Хәләл" көне узачак

Россиядә беренче тапкыр Бөтендөнья «Хәләл» көне октябрь аенда Самара өлкәсендә узачак. 

3-5 октябрьдә Самара өлкәсендә Бөтендөнья «Хәләл» көне була. Бу хакта «Самара татарлары» порталы хәбәр итә.

21 майда Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров рәислегендә төбәк территориясендә Бөтендөнья «Хәләл» көнен үткәрү буенча оештыру комитетының өченче утырышы узган. 

World Halal Day – ислам бизнесы дөньясында иң зур вакыйгаларның берсе. 2014 елда ул Һиндстанда, Сингапурда, Бөекбританиядә һәм Көньяк Кореяда үткән. Бөтендөнья «Хәләл» көне беренче тапкыр Россиядә үтәчәк. Аны уздыру хокукына Самара өлкәсе ия булган. 3-5 октябрьдә төбәккә дистәләгән илләрдән вәкилләр киләчәк. Алар арасында зур сәүдә челтәрләре җитәкчеләре, эшкуарлар, ислам финансы өлкәсендәге экспертлар бар, диелә бу хәбәрдә.