Әхмәтле мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме

Николаевка районы Әхмәтле мәктәбендә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме гөрләп узды. Мәктәп директоры Әлфидә Әхмәт кызы Мустеева һәм класс җитәкчесе Сария Хайдәр кызы Перемячкина егетләр һәм кызларга имтиханнарны уңышлы тапшырып, укуларын дәвам итүләрен һәм тормыш юлында үз урыннарын табып яшәүләрен теләделәр.