Рәдинә Гимаевага - Рәхмәт хаты

Ишеевка район үзәгендә Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда район хакимияте башлыгы Сергей Горячев тынгысыз йөрәкле, татар җанлы милләттәшебез - Рәдинә Әнвәр кызы Гимаеваны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Рәдинә ханым халыкны китап укуга, мәдәнияткә тарту, әдәбиятны пропагандалау буенча зур эш башкара, китапханәдә төрле буын вәкилләре белән очрашулар, әдәби-музыкаль кичәләр уздыра. Ул авылның ярдәмчел, ачык күңелле старостасы да әле.