Данлыклы якташларыбыз “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында!

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе  чакыруы буенча  узган атнада  “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалының «Әдәби хәзинә» тапшыруын әзерләүче иҗат төркеме булып киткән иде.

Алар өлкәбезнең Чардаклы  һәм Иске Майна  районнарында булып татар тарихында исемнәре алтын хәрефләр белән язылган  СССРның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры, язучы һәм тәрҗемәче Габдулла Шамуков һәм 20 нче гасырның 40-50 нче елларында иҗат иткән шагыйрь Сәхаб Урайский турында ярты сәгатьлек  ике тапшыру төшерделәр.

 Казан журналистлары әзерләгән “Әдәби хәзинә” ташыруының беренче чыгарылышы  “ТНВ-Татарстан” каналында 9 июньдә  җирле вакыт белән 18.30 сәгатьтә, “ТНВ-Планета” каналында исә шул ук көнне  14.30 сәгатьтә эфирга чыгачак. Данлыклы якташларыбызның тормыш һәм иҗат юлына багышланган тапшыруларны карамый калмагыз! Алар безнең горурлыгыбыз tw