Шагыйрәләр

  • Сембер шагыйрәсе Иделбикә апа һәм  Сембер каласының милләт кызлары белән ихлас очрашу истәлеге

Шагыйрәләр авыр чакта 
Еламый! Моңланалар! 
Күңел кылы өзелмәстән 
Көч ала моңнан алар! 
Җырларына таң кошлары 
Җырлавын кушып эчтән 
Бишек үрә шагыйрәләр 
Ярату дигән хистән! 
Үзләре үргән бишектә 
Тибрәтә мең баланы! 
Туган телдә газиз сүздән 
Җылыталар җаннарны. 
Шагыйрәләр шатланалар 
Бер җылы сүз ишетеп. 
Яшиләр шигырьнең үзен 
Мәңгелек дус, иш итеп! 

Гөлнур Айзат, Буа.