Район башлыгыннан - ифтар мәҗлесе

Яңа шәһәрнең Ленин Комсомолы проспектында урнашкан мәчеттә зур ифтар узды. Заволжье район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов тарафыннан оештырылган авыз ачу һәм корбан мәҗлесенә йөз утыздан артык мөселман кардәшебез чакырылган иде.

Дини чарага җыелган халык иң әүвәл мәчет йортында яңа гына урнаштырылган заманча балалар мәйданчыгын эшләтеп җибәрү тантанасында катнаштылар. Районның татар автономиясе советы һәм җирле мәхәллә рәисе Рафаэль Назмутдинов сабыйлар өчен искиткеч җайлы һәм уңайлы мәйданчык булдыруда ярдәмнәре өчен "Солнечная поляна" ширкате җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Якында гына әниләре белән бергә уйнап йөргән шаян һәм тиктормас балалар яңа качельгә утырып карарга да ашыктылар. Ә Заволжье район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов Яңа шәһәр татар-мөселманнарының лидеры Рафаэль хаҗиның күпкырлы эшчәнлегенә югары бәя бирде.

"Әле күптән түгел генә ачылган бу мәчет төрле буын вәкилләре белән бик тә актив эшли. Биредә ветераннар һәм инвалидлар, татар эшмәкәрләре һәм зыялылары белән кызыклы очрашулар уза. Мәхәллә картлар һәм балалар йортлары белән дә тыгыз элемтәдә тора. Ә изге Рамазан аенда бу бинада көн саен ифтарлар үтә",- диде район җитәкчесе.

Аннары Татарстанның Буа районы мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов изге вә мөбарәк Рамазан аеның фазыйләтләре хакында гаҗәеп тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Аллаһы Раббыбыз фарыз гамәл итеп билгеләгән ураза тоту адәм баласы өчен зур сынау ул, менә шушы имтиханны уңышлы тапшырган мөселман кешесен ике дөнья бәхете көтә, диде мөхтәрәм дин әһеле.

Ахшам намазын уку вакыты керүен белдереп, азан әйткәннән соң, дин кардәшләребез хөрмә җимешләре һәм су белән авыз ачтылар. Ә ахшамны укып тәсбих әйткәч, шифалы корбан шулпасы һәм татар халык ашлары белән тәгамләнделәр.

Рафаэль Назмутдинов яңа гына тернәкләнеп килүче мәхәллә эшчәнлегенә һәрьяклап булышлык күрсәтүе өчен район җитәкчесе Наил Юмакуловка рәхмәтләрен ирештерде. Ул шушы арада гына, ягъни изге Рамазан аенда игелекле эш башкарган - бинага яңа пластик тәрәзәләр куйдыруда ярдәм иткән татар бизнесменнарына һәм мәхәлләнең киң күңелле активистларына, бер ай буе көн дә ифтар табыннары әзерләгән "Ак калфак" оешмасы вәкилләренә дә рәхмәт сүзләрен юллады.