Телебезне югалтмыйк!

Татар теле - татар  халкы  өчен уртак милли тел. Бу телдә дөньядагы дистә миллионга якын кеше үзара аңлаша, аралаша. Ләкин шәһәрдә яшәгәч, кайбер балалар үз телләрендә сөйләшә белмиләр. Ниндидер сәбәптән әти-әниләре алар белән үз туган телләрендә аз аралаша. Әгәр дә һәркем  үз телендә яхшылап сөйләшергә өйрәнмәсә, безнең телебез юкка чыгарга мөмкин.

Ә Мулловка эшчеләр поселогында ата-аналар, әби-бабалар, имам-хатыйб Иршат хәзрәт тырышлыгы белән бу уку елында татар  теле түгәрәге оештырылды. Түгәрәккә 18 укучы йөреп татар телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәнде. Алар татар халкының уеннары, гореф-гадәтләре белән танышты. Бу эштә миңа укучыларның әти-әниләре, әбиләре бик зур ярдәм итте. Күңелле итеп “Әниләр көне”, ”Туган көннәр”, “Г.Тукай иҗатына багышланган” кичә үткәрдек. Иршат хәзрәт мәчеттән балаларга  кечкенә бүләкләр бирде. Балалар татар телендә шигырьләр сөйләделәр, кунакларга әкиятләр, уеннар күрсәттеләр, матур итеп рәсемнәр ясап килгәннәр иде. Шуны әйтеп китәсе килә, укучылар күбесе катнаш гаилә балалары. Шуңа карамастан, дәресләрне калдырмаска тырыштылар, чын күңелдән шигырьләр укыдылар, өйрәнделәр, татар язучыларының тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынып таныштылар.

Фән нигезләрен, әлбәттә, рус телендә өйрәнәләр, ә туган тел алар канына ана сөте  белән кергәндер дип уйлыйм. Ике кадерле тел - татар теле һәм рус теле - аларны балачактан алып гомер буена озатып баручы юлдаш, ике канатлары булса иде.

Әхмәт Ерикәйнең күп еллар элек язылган шигыре бүген дә актуаль яңгырый дип уйлыйм:

Заман миңа: ”Югарыга мен!”- дип,

Ике канат биреп үстерде.

Канатымның берсе- татар теле,

Икенчесе – бөек рус теле.

Валиахметова Рәмзия Рөстәм кызы. Димитровград шәһәре.