Пенсиягә өстәмәләрне яңадан исәпләячәкләр

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының пенсиягә социаль өстәмәне яңа таләпләр буенча исәпләү тәртибенә төгәллек кертә торган боерыгы үз көченә керде. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Пенсия исәпләгәндә, башта пенсия күләмен яшәү минимумы күләменә тигезли торган социаль өстәмә билгеләнәчәк, шуннан соң индексация үткәреләчәк.

Шул рәвешле, һәр индексациядән соң пенсионер яшәү минимумы күләменнән югарырак (аңа тигез түгел) өстәмә түләүләр алачак.

Әлеге схема буенча 2019 елның 1 гыйнварыннан яшәү минимумыннан түбәнрәк булган пенсияләр индексацияләнәчәк. Россия Президенты Владимир Путин яшәү минимумыннан югарырак пенсияне алдан индексацияләү турындагы законны апрель аенда имзалады.